Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыга Иран республикасы вәкиле Эгбали Зарч килде

Чаллыга Иран республикасының Казандагы генераль консуллык житәкчесе вазифаларын башкаручы Эгбали Зарч килде. Ул шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Фото:...

Чаллыга Иран республикасының Казандагы генераль консуллык житәкчесе вазифаларын башкаручы Эгбали Зарч килде. Ул шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
24_01_18_vstrecha_s_irancami Фото: http://nabchelny.ru
Наил Гамбәр улы шәһәр, аның төп предприятиеләре, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе мөмкинлекләре, кеше капиталы турында сөйләде.
Эгбали Зарч үз чиратында ике арадагы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрү кирәклегенә басым ясады. “Бездә уртак эш өчен шартлар тудырылган, – ди Эгбали Зарч. – Икътисадый хезмәттәшлектән тыш, без башка өлкәләрне, мәдәният, эшмәкәрлек турында да уйларга тиеш”.

Комментарийлар