Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдан Гарәп Әмирлекләренә ялга килгән йөкле хатын биш йолдызлы кунакханәдә агуланган

Чаллыдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә килгән 30 яшьлек йөкле хатынны, биш йолдызлы кунакханәдә агуланып, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Петербургский дневник” хәбәр итә.Басма мәгълүматла...

Чаллыдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә килгән 30 яшьлек йөкле хатынны, биш йолдызлы кунакханәдә агуланып, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Петербургский дневник” хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, 9 майда кунакханәдә уннарча ял итүче югары температурага һәм күңел болгануга зарлана башлаган. Гарәп Әмирлекләренә килүчеләрнең күбесе Петербургтан, Екатеринбургтан, Казахстаннан, Украинадан һәм Татарстаннан булган.
Агуланган берничә кеше хастаханәгә озатылган. Кунакханәдә ял итүчеләр сүзләренчә, йөзләп кеше зыян күргән.
Россия туроператорлары ассоциациясендә кирәк булган бар кешегә медицина ярдәме күрсәтелүен әйткәннәр. Чыгымнарны иминият компанияләре каплый.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар