Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдан – Алабугага: җәяүләп

Социаль челтәрләрнең берсендә инициативалы төркем барлыкка килгән. Алар Чаллыдан Алабугага җәяүләп бару акциясе уздырырга җыена.    Җәяү йөрергә яратучылар өчен әлеге чара 12 апрельдә оештырыла. Монда...


Социаль челтәрләрнең берсендә инициативалы төркем барлыкка килгән. Алар Чаллыдан Алабугага җәяүләп бару акциясе уздырырга җыена.



404850_36_22    20104863
Җәяү йөрергә яратучылар өчен әлеге чара 12 апрельдә оештырыла. Монда 18-60 яшьлек ир-атлар гына катнаша алачак икән. Барысы да кызык өчен, күңел ачу һәм ял итү максатыннан гына эшләнелә.
Җәяүлеләр маршруты Чаллының Автостанция тукталышыннан старт ала. Җәяүләп 20 чакрым ара узарга туры киләчәк. Кайту юлы автобус белән оештырылачак. Юлда күңел ачу: мәзәкләр сөйләү, җыр һәм исерткеч булмаган эчемлек белән сыйлану каралган. Акция 250ләп кешене үзенә җәлеп итәчәк дип ышандыра оештыручылар.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар