Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы концерттан соң популяр җырчы Элвин Грейны ОМОНнар тоткарлаган (ВИДЕО)

Элвин Грей өчен Чаллы кызы гадәти булмаган шаярту оештырган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр иткән.3 декабрьдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган чыгышыннан соң, Элвин Г...

Элвин Грей өчен Чаллы кызы гадәти булмаган шаярту оештырган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр иткән.

q5ueuggavnw-768x432
3 декабрьдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган чыгышыннан соң, Элвин Грейны дуслары белән чәй эчәргә чакырганнар.
Өстәл артына утырышуга, бүлмәгә маска кигән ОМОН хезмәткәрләре кыяфәтендәге кешеләр бәреп кергән һәм җырчыны идәнгә сузып яткырганнар. Бу гамәлләрен алар артистны налог түләүдән качып йөрүе сәбәпле тоткарлаулары белән аңлатканнар.
"Идәнгә дә йомшак кына яткырдылар, сугучы да булмады. Яшермим, югалып калдым. Шулай да күпмедер вакыттан соң шикләнә башладым", - дип сөйли җырчы.
Нәтиҗәдә, "ОМОН һөҗүме"н Чаллы кызы, Радик Юльякшинның хезмәттәше 16 яшьлек Лия Шәмсина оештырган булып чыккан. Ул бу шаярту турында сак хезмәтен һәм артистларны кисәтеп куйган булган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=zSqrFdK3f74[/embed]
 
 
 

Комментарийлар