Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы җинаять: туганнарны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итмәкчеләр

Дәүләт гаепләве хөкем ителүче 21 яшьлек Илнар Әгълетдинов белән Артем Гыйбадуллинны 13 һәм 11 елга ирекләреннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы колониягә озатуны сорады.Яшь егетләр РФ Җинаять кодексының дү...





Дәүләт гаепләве хөкем ителүче 21 яшьлек Илнар Әгълетдинов белән Артем Гыйбадуллинны 13 һәм 11 елга ирекләреннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы колониягә озатуны сорады.



pG8Jsp1ics8


Яшь егетләр РФ Җинаять кодексының дүрт төрле маддәсе буенча – терроризм акты турында ялган хәбәр таратуда, канунсыз рәвештә шартлаткыч әзерләү, саклау һәм үзләре белән йөртү, алдан сөйләшеп янау гамәлләре кылуда гаепләнелә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2015 елның 10-15 август көннәрендә ике туган егетләр түләүсез интернет-шалтырату сервисыннан файдаланып, мәгълүм бер сәүдә-күңел ачу үзәге җитәкчелегенә бинага бомба куелу турында 6 тапкыр хәбәр калдыра. Алай гына да түгел, явыз ниятле адәмнәр 70 мең евро акча да таләп итә. Янауларының ялган булмавын исбатларга теләп, сәүдә үзәгеннән 70 метр ераклыкта, электр ярдәмче станциясе бинасында, шартлаткыч та урнаштыралар. Әмма "кирәк вакытта" шартлаткыч эшләми.
Тикшерү барышында Илнар Әгълетдинов үз гаебен өлешчә таныган, ә Артем Гыйбадуллин катнашы барлыгын кире каккан.


http://intertat.ru

Комментарийлар