Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда зоопарк ачылачак

Чаллының үз зоопаркы булачак. Шәһәр казнасыннан аның өчен 78 мең сум акча бүлеп бирелә. Анда 200 хайван һәм кошлар булыр дип планлаштырыла.Зоопаркны “Тулпар” ат спорты мәктәбе корылмаларына урнаштырыр...

Чаллының үз зоопаркы булачак.
5129
Шәһәр казнасыннан аның өчен 78 мең сум акча бүлеп бирелә. Анда 200 хайван һәм кошлар булыр дип планлаштырыла.
Зоопаркны “Тулпар” ат спорты мәктәбе корылмаларына урнаштырырга ниятлиләр. Ул шәһәр читендә урнашкан. Биредә шактый гына үзгәртеп корулар - яңа биналар, корылмалар төзү таләп ителә. Хәзергә Чаллыда 20 төрле хайванны берләштергән кече зоопарк бар. Элеккеге шәһәр башлагы Васил Шәйхразиевка бүләк иткән арыслан да биредә яши, әле яңа гына страус китергәннәр. Атлар, ишәкләр, дөяләр, понилар да бар. Аларны карау белән волонтерлар шөгыльләнә.
57ed12d99e2a51475154649117
 

Комментарийлар