Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.Янгын “Заря” бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут...

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
546cabea8c76e8434243c70a5a68610e
Янгын “Заря” бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны сүндергән вакытта йорт бүлмәләрендә дүрт кеше мәете табылган. Аларның икесе 19 һәм 56 яшьлек хатын-кыз, тагын икесе ир-ат. Аларның берсенә 29 яшь булу ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр утны 16 минут эчендә сүндергән. Башлангыч версия буенча, ут мич яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, янгын башланганчы шартлау тавышы ишетелгән. Йортның тактадан ясалган янкормасында сакланган 50 литрлы газ баллоны шартланган дип фаразлана.
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар