Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда төнлә ике автомобильне яндырганнар

Чаллы шәһәренең 49 нчы мәхәлләсенең 22а йорты янында төнлә «Ока» автомобиле януы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте...

Чаллы шәһәренең 49 нчы мәхәлләсенең 22а йорты янында төнлә «Ока» автомобиле януы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткән.
пожар
Һәлакәт урынына янгын һәм полиция хезмәткәрләре килгәндә автомобильне ут камап алган булган. 7 минуттан янгын сүндерелгән. «Ока» тулысынча янып беткән, янгында кешеләр зыян күрмәгән. Башлангыч фаразлар буенча, автомобильгә ут төрткәннәр.
Шул ук вакытта әлеге йорт янәшәсендәге «Пятерочка» кибете парковкасында «Лада Калина» машинасы да янган. Автомобиль салоны тулысынча янып беткән. Әлеге очракта да, автомобильгә ут төрткәннәр дип фаразлана. Әлеге ике очрак буенча да тикшеренү эшләре бара.

Комментарийлар