Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда тәүге тапкыр Коръән басылып чыкты

23 гыйнварда Чаллы типографиясе "Диамант"та мөселманнарның изге китабы Коръәнне тәкъдир иттеләр. Автокалада ул тәүге тапкыр басылып чыкты, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.  Фото: Тарих һәм туган якны ө...

23 гыйнварда Чаллы типографиясе "Диамант"та мөселманнарның изге китабы Коръәнне тәкъдир иттеләр. Автокалада ул тәүге тапкыр басылып чыкты, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. 
2331d99c72d0b4be77d487f3163e822a Фото: Тарих һәм туган якны өйрәнү музее
Коръәннең беренче нөсхәсе Чаллы тарих һәм туган якны өйрәнү музеена бүләк итеп бирелде.
Билгеле булганча, узган җәйдә Татарстан мөселман руханилары идарәсе тарафыннан чыгарылган Коръән  Сирия вакфлары министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен узды. "Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә карар чыгарабыз: Казан кулъязмасы бастырып чыгарылырга һәм гарәп булмаган шәһәр һәм илләрдә таратылырга хокуклы", - диелә документта.
 
 

Комментарийлар