Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Татар кызы-таң йолдызы-2016" региональ бәйге үткәрелә

Чаллы шәһәренең "Яшүсмер" яшьләр үзәге "МИЛЛИ БИЗӘК" шәһәркүләм татар  программасы нигезендә "Татар кызы-таң йолдызы-2016" региональ бәйге үткәрә. Әлеге "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесе рухи кыйм...

Чаллы шәһәренең "Яшүсмер" яшьләр үзәге "МИЛЛИ БИЗӘК" шәһәркүләм татар  программасы нигезендә "Татар кызы-таң йолдызы-2016" региональ бәйге үткәрә.
DSC_0508
 
Әлеге "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесе рухи кыйммәтләрне, татар милли йолаларын, гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклап калуга юнәлгән. Бу бәйгедә катнашып, үзен сынап карау - кызлар өчен уникаль мөмкинлек. Бәйге чын татар кызларына гына хас сыйфатларны формалаштыруга һәм устерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга, аларны төрле шөгыльләргә өйрәтүгә юнәлтә. Кызлар сәхнәдә генә түгел, тормышта да таң йолдызы кебек балкырга өйрәнәләр. Чөнки проектны тормышка ашырганда, катнашучы кызлар өчен мастер-класслар, актерлык осталыгы, җыр-бию,  кул эшләре сәнгате, журналистика һәм дефиле каралган.
Бәйгедә 15-18  яшькә кадәр кызлар катнаша ала. Бәйге өч этапта үткәрелә.
Сайлап алу этабында катнашучылар "Мин татар кызы" дип исемләнгән үз-үзенә презентация әзерләргә тиеш булалар.
4 мартта 15:00 сәгатьтә 18 нче санлы белем бирү мәктәбендә ярымфинал өлеше уздырыла. Катнашырга теләге булган кызлар "Йолдызлар балкышы" дип исемләнгән җыр яки бию нигезендә нәфис номер әзерлиләр. "Кыз-кәләш-ана" темасы буенча сәнгатьле уку юнәлешендә осталыкларын күрсәтәләр.
Әлеге бәйгенең финалы 16 апрельда узачак. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, ә “Татар кызы – таң йолдызы” титулына ия булган кызга бүләк белән бергә бәйгенең күчмә калфагы тапшырылачак. Узган ел бу дәрәҗәле исемгә 58 нче мәктәптән Энҗе Шәрипова лаек булган иде.
Катнашырга теләгән кызларыбызны "Яшүсмер" яшьләр үзәгедә көтәбез. телефон: 52-78-64, электрон почта: gudodpo@yandex.ru яки Gul-rak@mail.ru.
 

Комментарийлар