Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Татар егете" конкурсының сайлап алу туры узачак

30 мартта 13.00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете - 2018" республика яшьләр проектының сайлап алу туры уздырыла.Конкурста татар телен яхшы белүче 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала.Сайлап а...

30 мартта 13.00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете - 2018" республика яшьләр проектының сайлап алу туры уздырыла.
Конкурста татар телен яхшы белүче 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала.
Сайлап алу турында "Егет булса - ут булсын" дип исемләнгән үзең белән таныштыру өчен визит карточкасы әзерләргә кирәк булачак. Шулай ук катнашучылар "Тарихны онытма!" интеллектуаль конкурсында көч сынашачак.
Катнашу өчен гаризалар 29 мартка кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатта темада "Татар егете" дип күрсәтергә кирәк.
 
tatar_egete

Комментарийлар