
Әлеге проектта 15 яшьтән алып 20 яшькәчә укучылар һәм студентлар катнаша ала.Татар милли телен, гореф-гадәтләрен саклауны, милли мәдәнияткә ярдәм итүне, яшьләр арасында иҗадилыкны үстерүне максат иткән проектның 7 нче уены темасы - "Сабан туе". Анда катрнашучылар капчык киеп, кашыкка тавык йомыркасы куеп йөгерүләрдә узыша, күзләрне каплап чүлмәк вата. Командаларның барысына да дипломнар, җиңүчеләргә призлар биреләчәк.
Комментарийлар