Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Россиядәге иң зур шугалак ачтылар

Бүген Чаллыда Россия территориясендәге иң зур шугалак ачтылар. Ул шәһәр ипподромы территориясендә ясалды. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары б...

Бүген Чаллыда Россия территориясендәге иң зур шугалак ачтылар. Ул шәһәр ипподромы территориясендә ясалды.
Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, боз мәйданчыгы 28 мең квадрат метр мәйданны били.
Узган уикенд Чаллыда «Салават Кубогы»на узышлар булды. Ул чакта Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов бозның сыйфатын югары бәяләде. Шуннан соң шәһәр ипподромында шугалак оештыру идеясе туды.
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов киләсе елга шәһәр хакимияте ипподромда шугалакны көз көне үк ясый башлаячагын вәгъдә итте.
Шугалакка 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. «Үз тимераякларың белән килергә кирәк, керү бушлай», – дип ачыклый басма.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181520/

Комментарийлар