Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда онкология белән авыручылар һәм аларның якыннары өчен “Пациент мәктәбе” эшләячәк

30 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә 32нче тапкыр рак белән авыручылар һәм аларның якыннары өчен “Пациент мәктәбе” эшләячәк.Бу “мәктәптә” врачлар онкологияне диагностикалау һәм дәвалауның заманча методлары...


30 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә 32нче тапкыр рак белән авыручылар һәм аларның якыннары өчен “Пациент мәктәбе” эшләячәк.



nuqNhfcwlF8
Бу “мәктәптә” врачлар онкологияне диагностикалау һәм дәвалауның заманча методлары, реабилитация чаралары турында сөйләячәкләр, химиотерапия узганнан соң туарга мөмкин авырлыкларны ничек җиңәргә аңлатачаклар, башка күп төрле киңәшләр бирәчәкләр. Юристлар үз чиратында онкология белән авыручы пациентларга ничек дөрес итеп инвалидлык рәсмиләштерү, бушлай дәвалана алу, социаль яклау оешмалары белән, эшкә алучылар белән ничек дөрес үзара аралашу хакында хокукый һәм юридик нечкәлекләргә өйрәтәчәкләр. Мондый очрашуларда һичшиксез психологлар да катнаша: алар рак белән авыручыларга һәм аларның якыннарына профессиональ ярдәм күрсәтәчәкләр.
Лекцияләрдән соң “мәктәп” эшендә катнашучылар специалистларга үз сорауларын юллый алачаклар.
Республика онкология диспансеры китергән мәгълүматларга караганда, Чаллыда рак белән авыручылар саны 2015 ел нәтиҗәләре буенча 15 000 кешедән артып киткән. Һәр елны бу санга яңа гына онкология диагнозы куелган 2000 кеше өстәлә бара икән.
“Пациент мәктәбе”н оештыручылар: “Ракка каршы хәрәкәт” регионара иҗтимагый хәрәкәтенең Чаллы бүлеге, “Ракны җиңеп була” җирле иҗтимагый оешмасы, Республика онкология диспансерының Чаллыдагы филиалы һәм Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасы (БСМП).
Чара Яр Чаллыда 30 майда 13 сәгатьтә Ямашев бульвары, 4/14А йортында, М. Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә  узачак. Керү – ирекле.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар