Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда өлкән буынга багышланган традицион ункөнлек була

1-10 октябрьдә Чаллыда өлкән буынга багышланган традицион ункөнлек була. Башкарма комитеты карары белән декада кысаларында уздырылачак чаралар планы расланды. План нигезендә 63 чара үткәрү планлаштыры...

1-10 октябрьдә Чаллыда өлкән буынга багышланган традицион ункөнлек була.
декада пожилых
Башкарма комитеты карары белән декада кысаларында уздырылачак чаралар планы расланды. План нигезендә 63 чара үткәрү планлаштырыла. Болар хакында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
4 октябрьдә Үзәк районында "Без хәтерлибез" дип исемләнгән, 6 октябрьдә Комсомол районында "Узган гомергә рәхмәтлемен" дип исемләнгән концерт программалары була. 7 октябрьдә бәйрәм чарасы Автозавод районында узачак.
Декада кысаларында төрле тимурчылар һәм яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре төрле хәйрия акцияләре уздырачак.
Ункөнлек дәвамында районнарда өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары да булачак.
Шулай ук декада кысаларында йөзьяшәр юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чараларга да зур урын биреләчәк, дип яза Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.

Комментарийлар