Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда мөслимәләр өчен көн саен ифтар узачак

Чаллы "Хәләл-Үзәге"ндә шәһәр мөслимәләренең "Хәят" берлеге активы җыелышы узды. Ул башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсен тикшерде, дип яза "Шәһри Чаллы" басмасы. Фото: shahrichalli.ruЧаллы мөслимәлә...

Чаллы "Хәләл-Үзәге"ндә шәһәр мөслимәләренең "Хәят" берлеге активы җыелышы узды. Ул башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсен тикшерде, дип яза "Шәһри Чаллы" басмасы.
SONY DSC Фото: shahrichalli.ru
Чаллы мөслимәләре "Әбүзәр" мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте. Алар барышында яшь кызларны тормышка әзерләү буенча чаралар күреләчәк. Мәсәлән, ризык әзерләү, тегү, чигү һ.б. лар буенча мастер класслар үткәреләчәк. Һәр көнне шул рәвешчә 20-30 кызга ифтар оештыру ният ителә.
"Без кызлар белән эшлибез. Шундый ук эшнең мөселман егетләре белән дә алып барылуын теләр идек. Гомумән, мөселман яшьләре белән активрак эшләвебез кирәк. Мөселман яшләренең даими эшләүче Үзәген оештыра алсак бу тагын да яхшырак булыр иде,"- диде җыелышта "Хәят" берлеге җитәкчесе Римма ханым Исхакова.

Комментарийлар