Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә “Мәрхәмәтле ярдәм” дип исемләнгән мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады. Фото: dumrt.ruАның турында marhamatleyardam.com сайтыннан белешергә һәм хезмәт белән бәйләнешкә...

Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә “Мәрхәмәтле ярдәм” дип исемләнгән мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады.
dsc09579 Фото: dumrt.ru
Аның турында marhamatleyardam.com сайтыннан белешергә һәм хезмәт белән бәйләнешкә керергә була. ТР Мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, таныштыру хезмәте мөселман эшмәкәре Мансур Шәрибҗан улы Мәхмүтов башлангычы һәм ярдәме белән оешкан. Таныштыру хезмәте теләүчеләрне эш көннәрендә иртәнге 10 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр кабул итә. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр анкета тутырып калдыралар. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Мансур әфәнденең әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.
 
 

Комментарийлар