Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсы узачак

«МИЛЛИ-СӘҮДӘ МАРКАСЫ» Татарстан җитештерүчеләренең сыйфатлы товарларын пропагандалауда, аларны кулланучылар хозурына җиткерүдә төрледән-төрле үтемле чаралар оештыруы белән үзен шактый танытырга өлгерд...

«МИЛЛИ-СӘҮДӘ МАРКАСЫ» Татарстан җитештерүчеләренең сыйфатлы товарларын пропагандалауда, аларны кулланучылар хозурына җиткерүдә төрледән-төрле үтемле чаралар оештыруы белән үзен шактый танытырга өлгерде. Әйтик, Татарстанда җитештерелгән казылыклар бәйгесе – шундыйлардан.
22e3c2a90b4b514f8bd4c3887ccb9800_XL
Моңарчы әлеге унитар предприятие үз чараларын, башлыча, Казанда үткәреп килде һәм күбесенчә Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне рекламалау белән мәшгуль иде. Хәзер инде эшчәнлек офыкларын киңәйтергә җыена. «Милли-сәүдә маркасы» дигән II республикакүләм фестиваль-конкурсның зона туры исә 22–23 октябрь көннәрендә Чаллы каласында узачак. «ИННОКАМ» инновация-җитештерү үзәгенең нәкъ менә Чаллыда урнашканлыгын исәпкә алып, фестивальләрнең монысында Татарстанда җитештерелгән промышленность товарларына өстенлек биреләчәк. Шул ук вакытта ит-сөт ризыкларына, кондитер һәм икмәк-булка әйберләренә дә урын түрдән булачак. Инде утыздан артык җитештерүче анда катнашырга ризалык биргән. Җитештерүчеләр Чаллы халкына отышлырак бәядән продукция һәм товарларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Мондый мәртәбәле фестиваль-ярминкә оештыруның максаты да Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркасын алга этәрүдән, кече һәм урта бизнеска теләктәшлек күрсәтү, җитештерүчеләр белән сәүдә предприятиеләре арасында багланышларны ныгытудан гыйбарәт.
Әлеге чараны, «Милли-сәүдә маркасы» унитар предприятиесеннән тыш, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Чаллы шәһәре хакимияте һәм бу каланың сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра. Ярминкә КамАЗның мәдәният сарае территориясендә үтәчәк.
Чаллыда узачак фестиваль-конкурс хакында «Татаринформ» агентлыгы оешырган матбугат конференциясендә сүз барды. Аның эшендә «Милли-сәүдә маркасы» унитар предприятиесенең генераль директоры Илсур Сафиуллин, «Таттехмедфарм» предприятиесе генераль директоры урынбасары Сергей Тимерҗанов, Биектау районындагы «Касыймов сөт заводы»ның коммерция директоры Ленар Әхмәтханов, Лаеш районы ның Сокуры авылындагы «Бабушкины рецепты» компанияләре төркеме директоры Рамил Яруллин, «Добрые традиции» компаниясенең коммерция директоры Динар Гобәйдуллин катнашты. Алар үз преприятиеләренең Чаллыда үтәчәк чарада ничек катнашачаклары һәм нинди продукцияләрен тәкъдим итәчәкләре хакында сөйләделәр.

Комментарийлар