Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда маршрут "Газеле" КАМАЗга бәрелеп, алты кеше зыян күргән

Бүген көндезге берләр тирәсендә Чаллының Автозавод базары районындагы тукталышта юл һәлакәте килеп чыккан. Фото: Челнинские известия/ Андрей БурдинПассажирлар йөртүче "Газель" һәм чүп ташучы "КАМАЗ" б...

Бүген көндезге берләр тирәсендә Чаллының Автозавод базары районындагы тукталышта юл һәлакәте килеп чыккан.
img_5b2a369a95e6f_img-20180620-wa0034 Фото: Челнинские известия/ Андрей Бурдин
Пассажирлар йөртүче "Газель" һәм чүп ташучы "КАМАЗ" бәрелешкән. Авария килеп чыккан урынга ашыгыч ярдәм машинасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән. Аларның ярдәме бигрәк тә 56 яшьлек  "Газель" йөртүчесенә кирәк булган: аның ишеге кысылып, ул кабинадан чыга алмаган.
"Челнинские известия" басмасы хәбәр итүенчә, йөк машинасы юл кырыендагы чүпне алып китәр өчен, "аварийка"сын кушып, туктаган булган. Шул минутта "КАМАЗ"га "Газель" килеп бәрелгән.
Шулай ук юл һәлакәте нәтиҗәсендә "Газель"нең биш пассажиры да зыян күргән. Шәһәрдәшләрнең икесен ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр, өчесе медицина учреждениесенә үзләре барган.
Хәзерге вакытта юл һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре гаеплене ачыклаячак.
 

Комментарийлар