Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе уза

1-18 октябрьдәи Чаллыда күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе уздырыла. Аны оештыручылар – “Фио...

1-18 октябрьдәи Чаллыда күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе уздырыла.
 
4950
Аны оештыручылар – “Фиолетовый НЕ ОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм “Нур” яшьләр үзәге.
“Акция яшьләрне һәм шәһәрдәшләребезне Чаллыбызның социаль проблемаларына жәлеп итүне максат итә. Ярдәмгә мохтаҗларга карата ихтирам хисе тәрбияләү мөһим. Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез әлеге чарада актив катнашалар. Ел саен без 1000гә якын әйбер җыябыз”, – ди “Фиолетовый НЕ ОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкче вазифаларын башкаручы Ксения Рәхимуллина.
“Күңел җылысын бүләк ит” акциясендә теләгән барлык кеше дә катнаша ала. Моның өчен “Нур” яшьләр үзәгенә эш сәгатьләрендә төрле җылы киемнәр алып килергә кирәк була. Аларны 15 һәм 16 октябрьдә барлык мохтаҗлар да алып китә алачаклар. Калган киемнәр 18 октябрь көнне шәһәрнең мәчетләре һәм чиркәүләренең әйберләрне кабул итү пунктлары буенча таратылачак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Комментарийлар