Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ике кешенең банк картасыннан 100 мең сум акчасын урлаганнар

21 май көнне Чаллыда яшәүче ике кеше үзләренең банк карталарындагы 100 меңнән артык акчаларыннан колак каккан, дип яза "Челнинские известия" басмасы.Ике очракта да бер төрле үк сәбәп - алар таныш булм...

21 май көнне Чаллыда яшәүче ике кеше үзләренең банк карталарындагы 100 меңнән артык акчаларыннан колак каккан, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Ике очракта да бер төрле үк сәбәп - алар таныш булмаган кешеләргә карталарының мәгълүматларын хәбәр иткән.
Сайтта тулай торак бүлмәсен сату турында белдерү элгән 52 яшьлек ханымга кичке бишләрдә таныш булмаган ир-ат шалтыраткан. Ялган сатып алучы белән сөйләшкәннән соң ул 35 мең сум акчасыннан колак каккан. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге шалтырату Омск өлкәсеннән булуын ачыклаган.
Икенче очракта аферист кармагына 65 яшьлек Сидоровка бистәсендә яшәүче кеше эләккән. Ул бакча участогы сатарга куйган булган. Кичке алтыда шалтыраткан ир-атка чаллылы ышанган. Тикшергәннән соң, шалтыратучының телефон номеры Башкортстанда теркәлгән булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, чаллылының банк картасыннан 70 мең сум акчасы юкка чыккан.
Акчаларын кире кайтару өмете белән зыян күрүчеләр кичке тугызда полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
 
 
 

Комментарийлар