Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Габдулла Тукайның 136 еллыгын билгеләп үттеләр.

Габдулла Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында сәнгать мәктәбе тарафыннан мастер-класслар, Үзәк китапханә тарафыннан китаплар күргәзмәсе оештырылды.Картиналар галереясе бөек шагыйребез Габдулла Тукай...

Габдулла Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында сәнгать мәктәбе тарафыннан мастер-класслар, Үзәк китапханә тарафыннан китаплар күргәзмәсе оештырылды.


Картиналар галереясе бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләрне тәкъдим итте.
12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр нәфис сүз осталары өчен ирекле микрофон бирелде.
Бәйрәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль театральләштерелгән куелыш белән башланып китте. Чаллы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәлимов Рамиль Мәрванович әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән иҗатчыларга шәһәр хәкиме премиясен тапшырды: шагыйрә Сирень Якуповага, рәссам Хәния Гәрәевага, Чаллы дәүләт театры режиссеры Гөлназ Нуретдиновага, 2нче музыка мәктәбе директоры Александр Рыбинга.
Чарада мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, танылган җырчылар чыгыш ясадылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары — Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин бәйрәмгә килгән тамашачыларны котлады. Аннан соң шәһәрдә яшәүче әдипләребез шигырьләр укыдылар.
Бәйрәмдә «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге солистлары "Туган тел" җыры белән бәйрәмне япты.
Чара ахырында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.


Фото: Караева Гөлнар

Комментарийлар