Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда эшчеләр үлеме буенча җинаять эше кузгатылды (ФОТО, ВИДЕО)

Кичә, 7 сентябрьдә, кичен Чаллыда 18/1 нче йорт янында ике эшче җир астында калып үлде.Эшчеләр кабель салу буенча җир асты эшләре алып барган. Ике эшченең өстенә ком ишелгән. Эшчеләрнең башта берсен ө...

Кичә, 7 сентябрьдә, кичен Чаллыда 18/1 нче йорт янында ике эшче җир астында калып үлде.
74a8060c705615f5b3fe6993332bc19f_L
Эшчеләр кабель салу буенча җир асты эшләре алып барган. Ике эшченең өстенә ком ишелгән. Эшчеләрнең башта берсен өч метр тирәнлектән казып алганнар. 36 яшьлек эшче үлгән. Соңрак, 41 яшьлек икенче эшченең дә гәүдәсен тапканнар. Ул чокырның төбендә үк – 5 метр тирәнлектә күмелеп калган була.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан бу фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Эш РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 3 нче бүлеге (хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=g43d4-UErMk[/embed]

Комментарийлар