Логотип «Мәйдан» журналы

"Чаллы" хоккей клубы ветераннары һәм "Яр Чаллы" ТОСЭРы командасы арасында иптәшләрчә матч узды

Чаллының Боз сараенда Данис Зарипов автограф-сессиясе һәм Гагарин Кубогын тәкъдим итү чарасыннан соң, "Чаллы" хоккей клубы ветераннары һәм "Яр Чаллы" ТОСЭР командалары арасында иптәшләрчә матч узды. У...

Чаллының Боз сараенда Данис Зарипов автограф-сессиясе һәм Гагарин Кубогын тәкъдим итү чарасыннан соң, "Чаллы" хоккей клубы ветераннары һәм "Яр Чаллы" ТОСЭР командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Уен 12:11 исәбе белән тәмамланды.
ТОСЭР командасы өчен Данис Зарипов, "ЗаряД" хоккей кәшәкәләре ясау компаниясе җитәкчеләре, камазлылар, шул исәптән  "КАМАЗ" заводы генераль директор аппараты җитәкчесе Александр Михеев уйнады. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыру буенча идарә хәбәр итүенчә, командага махсус форма әзерләнгән - аклы-зәңгәрсу төстә, "Яр Чаллы" ТОСЭРның рәсми төсләреннән киемнәр. Матч башланыр алдыннан тамашачылар лазер шоуы, яшь фигурачылар һәм  хоккейчылар чыгышын карый алды. Сәламләү сүзендә Данис Зарипов шәһәрдә хоккейны үстерү һәм матч оештырган өчен мэр Наил Мәһдиевка рәхмәт белдерде.
Матч тәмамланганнан соң, барлык килгән кешеләр лотереяда катнашты: биш чаллылы "ЗаряД" заводы продукциясенә ия булды.
 
 
Фото: фото: nabchelny.ru
 
 
 
 
 
 
 
 

Комментарийлар