Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Без – татар балалары" конкурсы узды

10 октябрь көнне "Нур" яшьләр үзәгендә беренче тапкыр "Без – татар балалары" дип исемләнгән татар телендә сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесе узды.Конкурста 50дән артык студент катнашты. Бу чара ТАССР о...

10 октябрь көнне "Нур" яшьләр үзәгендә беренче тапкыр "Без – татар балалары" дип исемләнгән татар телендә сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесе узды.
79fb78d76f4028fb13a8ce228606e3c7_XL
Конкурста 50дән артык студент катнашты. Бу чара ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында үткәрелде.
Әлеге бәйге татар телен популярлаштыру, талантлы яшьләрне барлау, шәһәрнең татар яшьләрен миллилекне үстерү, мәдәният һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу буенча эш алып баруга җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен педагогия көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова яулады. "Үзем язган шигырь" номинациясендә ЧДПУ студенты Алия Корбанова җиңүче булды.
Шулай ук жюри тарафыннан "Иң чын күңелдән башкарылган"  (җиңүче - 4 нче мәктәп укучысы Лиана Закирова), "Иң эмоциональ башкаручы" (җиңүче - 33 нче мәктәптән Рамилә Шәмсемөхәмәтова), "Иң лирик" (җиңүче - КФУның Чаллыдагы институты студенты Лилия Тимергалеева), "Иң философик башкару" (җиңүче - КФУның Чаллыдагы институты студенты Алмаз Хәертдинов) номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм "Акульчев" сәүдә йорты, татар драма театры, "Coffee Like Набережные Челны" оешмасыннан бүләкләр тапшырылды.
Конкурсны Чаллы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе яшьләр белән эшләү бүлеге һәм "Нур" яшьләр үзәге белән берлектә "Мизгел" милли мәдәният клубы оештырды.
 

Комментарийлар