Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда берничә көн дәвамында сизелгән яман иснең сәбәбе ачыкланды

Чаллыда берничә көн дәвамында сизелгән яман иснең сәбәбе органик ашлама булып чыкты. Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә әйтелде. Узган атнада "Кама" агрофирмасы үз кырларын че...

Чаллыда берничә көн дәвамында сизелгән яман иснең сәбәбе органик ашлама булып чыкты.
image202162845
Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә әйтелде. Узган атнада "Кама" агрофирмасы үз кырларын черемә белән ашлау ниятеннән, кош тизәге тутырылган махсус базларны ачып, Шилнәбаш авылы янындагы басуларга ашлама кертә. Әмма эш барышында җил юнәлешен исәпкә алмыйлар, нәтиҗәдә җил исне Чаллыга кадәр тарата. Роспотребнадзор белгече Юлия Дмитриева әйтүенчә, сасы ис булган көннәрдә һава чисталыгына махсус анализ ясалган, бер генә анализда да кеше саләмәтлеге өчен зыянлы матдәләр табылмаган. Бу органик ашлама исенең сәламәтлек өчен бернинди дә зыяны булмавы турында сөйли.
Бүгенге көндә "Кама" хуҗалыгы басуларны ашлауны туктаткан.
 
 
Чыганак: http://nabchelny.ru

Комментарийлар