Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда укол ясаткан өчен балаларга уенчык бүләк итәләр

Чаллыда ТР "Игелек планетасы" инвалид балалар һәм яшьләр оешмасы һәм "Игелеклеләр клубы" хәйрия фонды "Кыюлык тартмасы" проектын оештырдылар.Әлеге проект Россиянең 30 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да...

Чаллыда ТР "Игелек планетасы" инвалид балалар һәм яшьләр оешмасы һәм "Игелеклеләр клубы" хәйрия фонды "Кыюлык тартмасы" проектын оештырдылар.Әлеге проект Россиянең 30 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да эшли. Менә хәзер Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә оештырылды.
Чаллыда беренче шундый тартма Кама балалар медицина үзәгенең педиатрия бүлегендә урнаштырылды. Бала анализлар биргәннән соң, уколлар һ.б. процедуралар үткәннән соң, тартмадан үзенә ошаган бүләкне сайлап ала. Оештыручылар уйлавынча, уенчык баланы юатачак һәм елаудан туктатачак.
Әлеге проектта һәркем катнаша ала һәм балаларның хастаханәдәге авыр көннәрен җиңеләйтә. Проект бер көнгә дә тукталып тормасын өчен, кыюлык тартмасы көн саен яңа уенчыклар белән тулыланып торырга да тиеш бит әле.

Комментарийлар