Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасына 200 килограммлы хатын-кызны илтеп җиткерер өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган

Пенсионерны машинага күтәреп кертергә медицина хезмәткәрләренең көче җитмәгән, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.31 май көнне төнге унике тулып киткәч 6 нчы номерлы зональ коткаручылар отрядына медицина...

Пенсионерны машинага күтәреп кертергә медицина хезмәткәрләренең көче җитмәгән, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
31 май көнне төнге унике тулып киткәч 6 нчы номерлы зональ коткаручылар отрядына медицина хезмәткәрләреннән ярдәм сорап хәбәр килә.
ЗЯБ бистәсендә яшәүче хатын-кызга табиб ярдәме кирәк була.
Пенсионер 200 килограммлап авырлыкта, һәм ак халатлы хатын-кызларның аны күтәрергә көчләреннән килми. Пенсионер хатынны икенче каттан коткаручы ир-атлар күтәреп төшереп, ашыгыч ярдәм машинасына илтеп куялар.
 

Комментарийлар