Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Айрат Суфияновның иҗат кичәсе үтте

5нче апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында танылган шагыйрь, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты Айрат Суфияновның иҗат кичәсе узды. Б...

5нче апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында танылган шагыйрь, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты Айрат Суфияновның иҗат кичәсе узды. Бу кичә аның 65 яшьлек гомер бәйрәме һәм «Таң калып багам таңнарга» дип аталган яңа китабы чыгу уңаеннан үткәрелде.
Кичәгә шагыйрьләр һәм язучылар, сәнгать әһелләре, шигырь сөючеләр җыелган иде.
Айрат Суфиянов килгән кунакларга үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты. Шигърият мәйданына 2006 елда «Кылычлы җил» исемле китабы белән килеп кергән Айрат Суфияновны тиз арада танылган шагыйрьләр күреп алды. Иҗаттан ерак өлкәләрдә хезмәт куйган шагыйрьнең шигырьләренә уңай бәя бирделәр. Айрат Суфиянов 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Шулай итеп, шигърият мәйданында ул да үз урынын таба.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары — Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулладан Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Нигъмәтҗанова, җырчы, композитор Флүрә Талипова-Коләхмәтова җырлар башкардылар.
Шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итеп Фәүзия Бәйрәмова, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Галитзуллина, Лира Ибраһимова, Рәкит Аллабирде, Әнвәр Шәрипов,  Лилия Фәттахова, Роза Хәмидуллина чыгыш ясадылар, иҗатына югары бәя бирделәр.
Айрат Суфиянов барысына да ихлас рәхмәтен белдереп, шигырьләрен укыды.
Кичә тамашачылар күңеленә хуш килде, алар юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Чара җыр-моңга бай, эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте.
 
Кичәне Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин алып барды.
Сценарий авторы — Әлфия Ситдыйкова.

Комментарийлар