Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Айдар Хәлим укулары узды

Чаллының 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны...

Чаллының 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Чаллыда Айдар Хәлим укулары узды
Әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен, студентларны, мәктәп укучыларын җыйды, сиксәннән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде. Оештыручылары –  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Чаллы дәүләт педагогия университеты, шәһәрнең Информацион методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе. Региональ укуларның Айдар Хәлим шигырьләре белән ачылып киткән пленар утырышында мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, шагыйрь Айрат Суфиянов чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак: http://www.sptatar.ru/

Комментарийлар