Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ачык һавада әкиятләр музее булачак

Быел җәй автошәһәрнең ЗЯБ бистәсендә “Тридевятое царство” скверы барлыкка киләчәк, дип яза “Челнинские известия”. Фото: chelny-izvest.ruСквер ясау идеясен “Жилкомсервис” техник файдалану бүлеге белгеч...

Быел җәй автошәһәрнең ЗЯБ бистәсендә “Тридевятое царство” скверы барлыкка киләчәк, дип яза “Челнинские известия”.
0127 Фото: chelny-izvest.ru
Сквер ясау идеясен “Жилкомсервис” техник файдалану бүлеге белгече Татьяна Суркова тәкъдим иткән. Эшчеләр идеяне гамәлгә ашырырга керешкәннәр: алар бетоннан рус халык әкиятләре һәм Габдулла Тукай әсәрләре персонажлары сыннарын ясыйлар. 3 мең кв метр мәйданда территория төзекләндереләчәк.
Бу эшләрне башкарып чыгу идарәче компаниягә 1,2 млн сумга төшәчәк. Шәһәрнең яңа скверында августта йөрергә мөмкин булачак.
img_5b0f90e9213de_proekt
Шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкның яшь хезмәткәрләре конкурсында башка белгечләр дә торак-коммуналь эшләрен оптимальләштерү идеяләрен тәкъдим иттеләр.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар