Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда 41 яшьлек ир автомобиле эчендә янып үлгән

Чаллыда кичә йөртүчесе белән "Лада Калина" автомобиле янган.Шәһәрнең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Раушан Халиков "Челнинские известия" хәбәрчесенә җиткерүенч...

Чаллыда кичә йөртүчесе белән "Лада Калина" автомобиле янган.
Clipboard19
Шәһәрнең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Раушан Халиков "Челнинские известия" хәбәрчесенә җиткерүенчә, янгын машинаның салонында чыккан. Янгынны сүндерелгәннән соң машина эчендә транспорт хуҗасы – 41 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Моннан тыш, салонда бензиннан бушаган ике канистрага да тап булганнар. Ир-ат үз-үзенә ут төрткән булуы ихтимал. Шаһитлар әйтүенчә, аның гаиләсендә соңгы вакытта низаглар да булгалаган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, ир-ат өч бала әтисе икән, диелә Чаллының шәһәр газетасында.

Комментарийлар