Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәренең Тарих һәм туган якны өйрәнү музее сәхифәләреннән

Билгеле булганча, һәр музейның оешуы, үсүе-баюы җәмгыятьнең табигый, җисми һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен барлауга, саклауга ихтыяҗы белән бәйле. Бу мәгълүматлар табигатьнең һәм җәмгыятьнең тарихи үсеш...

Билгеле булганча, һәр музейның оешуы, үсүе-баюы җәмгыятьнең табигый, җисми һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен барлауга, саклауга ихтыяҗы белән бәйле. Бу мәгълүматлар табигатьнең һәм җәмгыятьнең тарихи үсеш-үзгәреш фактларын өйрәнү өчен дә, шулай ук фәнни гыйлемнәрне пропагандалау һәм җәмгыятьнең мәдәни, эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә кирәк.whatsapp-image-2021-06-23-at-10-17-14
1969 елның 13 декабрендә Чаллыда дөньякүләм зур автогигант төзелеше башлана. Бу төзелеш каланың гына түгел, төбәкнең икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни тормышына да зур үзгәрешләр кертә. Моңа кадәр Чаллыда дәүләт музее булмый әле, бары мәктәпләрдә генә кечерәк музейлар эшләп килә. Чулман ярларында КамАЗ төзелеше башлангач, биредә тарих тәгәрмәче тизрәк әйләнә башлый, һәр яңа көн шәһәргә һәм якын-тирә регионга зур үзгәрешләр алып килә: әйләнә-тирә танымаслык булып үзгәрә, район үзәгенең авыл хуҗалыгы көнкүреше үткәндә кала, иске шәһәр яңара, үзгәрә. Чаллы халкы күз алдында тарихның яңа бите языла – аларның үз кулы белән языла ул! Һәм шушы вәзгыять чорында тиз арада тарихи документларны, экспонатларны җыю, музей коллекцияләре рәвешендә тарихи һәр көннең вакыйгаларын теркәп бару зарурлыгы туа.
Татар өе күренеше Татар өе күренеше
1972 ел башында «Камгэсэнергострой» җәмгыяте төзелеш комитеты каршында комитеты рәисе урынбасары Н.Вахитов җиткәчелегендә инициатив төркем оеша. Чаллыда музейлар тормышы буенча конкрет эшләр башкара торган шушы төркем тарафыннан ЖКК-6 җитәкчесе Г.И. Бокаревага 8/28 тулай торагының ял бүлмәсен музей итеп үзгәртү турында гариза языла.
Музейга С.И.Хәсәншин бүләк иткән радиоалгычлар коллекциясе Музейга С.И.Хәсәншин бүләк иткән радиоалгычлар коллекциясе
Музей директоры итеп Эльвира Климкина билгеләнә. Ул музей җиһазларын булдыру, экспонатлар җыю эшләрен җитәкли, шәһәрдәге генә түгел, илдәге оешмалар, тарих белгечләре белән хатлар алыша. Экспозицияләр булдыру, мәгълүмат туплау һ.б. буенча зур хезмәт куя. Татарстан Республикасы Милли музее коллективы да Чаллыда камазчыларның «Социалистик төзелеш» музее оештыру теләген хуплый, ярдәм кулы суза.
1972 елның 10 апрелендә Чаллының шәһәр башкарма комитетының Шәһәр тарихы һәм КамАЗз төзелеше музеен булдыру турында 135 санлы карары чыга. Шушы елның җәеннән башлап, музей эшчеләр өчен тулай торакларда Татарстан рәссамнарының күчмә күргәзмәләрен оештыра башлый.
Шәһәрнең ГЭС бистәсендә, Есенин урамы, 1 йортта урнашкан тулай торакның беренче катында урнашкан музей 1973 елның 17 апрелендә тантаналы төстә ачыла. Кызыл тасманы кисү хокукы «Камгэсэнергострой»ның алдынгы хезмәткәре Рәис Ганиевка бирелә. Нәкъ шушы көннән музей үз эшен башлап җибәрә.
1973 елның октябреннән музей директоры итеп Зинаида Самушенок билгеләнә. Бу вакытта инде Чаллы музее – Татар АССР дәүләт берләшкән музее филиалы. Яңа штатлар ачылган, хезмәткәрләр алынган. Күргәзмәләр әзерләүдән тыш, алар фондлар җыю буенча да киңкырлы эш алып баралар.
1974 ел ахырына фондта тупланган экспонатлар саны биш меңнән артып китә. Аларны саклау өчен шәһәрнең милиция бүлгеннән Маргарита Кузьмина исемле өлкән хезмәткәр күчерелә. Музейның даими экспонаты 1975 елның 6 маенда тантаналы рәвештә ачыла. Экспозицияләр өч залда урнаштырылган була.
Музейның барлык күргәзмә эшчәнлеге үз фонды ярдәмендә башкарыла. Төп коллекцияләр заводлар, яңа шәһәр төзелешенә багышланган. Алардан зур күпчелеге – КамАЗ, шәһәрнең һәм Тукай районының төрле оешмаларыннан документаль-фото материаллар. Шулай ук музей фондында уникаль коллекцияләр дә саклана: Минзәлә өязенең ХIХ гасыр планнары, карталары, сугыш һәм хезмәт ветераннарының орден, медальләре, Бөек Ватан сугышы һәм гражданнар сугышы чорларына караган документлар һәм фотосурәтләр, РСФСР рәссамнары картиналары, шәһәргә һәм КамАЗга багышланган тамгалар һәм истәлекле медальләрнең зур җыелмасы.
Экспонатларның күпчелеге музей хезмәткәрләре тарафыннан җыелды. Ш
КамАЗ төзелеше тарихы почмагы КамАЗ төзелеше тарихы почмагы
улай ук музей коллекцияләрен туплауда Ветераннар советы, укучылар да үз өлешләрен керткән. Музейга бүләк ителгән экспонатлар да шактый, алар арасында уникальләре дә бар. Мисал өчен, якташыбыз, шәһәрнең беренче радиомастеры С.И.Хәсәншин 1997 елда бүләк иткән радиоалгычлар тупланмасын атарга мөмкин. 1994 елда исә В.М. Мартышев атлы коллекционердан шәһәргә һәм КамАЗга багышланган күкрәк тамгалары һәм истәлекле мадальләрнең зур тупланмасы сатып алына. Шундый һәм башка экспонатлар белән музей фондын баетуга музей җитәкчесе булып эшләгән Зөлфия Сафина зур өлешен кертә.
2004 елның көзендә музейда шәһәр хакиме И.Ш.Халиков була һәм музейны яңа бинага күчерү турында карар кабул итә. 2006 елдан музейга элекке «Чулпан» кинотеатры бинасы бирелә. Бу бина 1970 елда төзелеп, Гидротөзүчеләр бистәсендә урнашкан, якын-тирәдә Е.Н. Батенчук, Р.К. Беляев, В.В. Высоцкий һәйкәлләре, каршысында гына КамАЗның беренче төзүчеләренә дан аллеясе. Музейның яңа бинада танталаны ачылышы шәһәркүләм бәйрәм буларак үткәрелә. 2008 елның 26 апрелендә узган бу чарада илебезнең төрле шәһәрләреннән күп дәрәҗәле кунаклар катнаша.
Бүгенге көндә музей бинаның ике ярым катында урын били. Икенче кат: борынгы чорлардан алып 1930 елга кадәр шәһәребез тарихы. Беренче һәм икенче катлар арасында тыл-шәһәр, аның кешеләре, каһарманнары, Бөек Ватан сугышы яугирләре, сугыштан соңгы 50–60 еллар, Түбән Кама ГЭСы төзелеше һ.б. тасвирлана. Беренче катта исә КамАЗ һәм Яңа шәһәр төзелешенә, Чаллының хәзерге тормышына багышланган композиция урын алган.
2014 елның 17 сентябреннән Экология һәм табигатьне саклау музее белән берләшкәннән соң, Чаллы шәһәре тарихы музеена «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» дип исем бирелә.
Бөтенрәсәй табигатьне саклау җәмгытенең Чаллыдагы филиалы – Экология һәм табигатьне саклау музее 1999 елда оеша. Эшчәнлегенең төп максаты – шәһәр һәм республика халкында табигатькә карата мәрхәмәтле, сак мөнәсәбәт тәрбияләү. Әлеге музей Чулман буе табигатен яктырта торган дүрт бүлектән гыйбарәт: «Флора», «Туфрак һәм минераллар», «Фауна» һәм экология бүлекләре. Биредә кызыклы экскурсияләр һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла.
Йомгаклап әйткәндә, Чаллының Тарих һәм туган якны өйрәнү музее – шәһәр һәм республика күләм чараларда даими катнашып илебезнең мәдәни тормышында үз сәхифәсен булдырган игелекле оешма ул.

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА








«Мәйдан» №6, 2021 ел.





Комментарийлар