Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәр мэрының быелгы беренче чыршы бәйрәме узды

Бүген Чаллының "Мастеровые" рус драма театрында мэр чыршы бәйрәме узды. Анда 150 яшь чаллылы - төрле фәннәрдән олимпиадалар җиңүчеләре, уку алдынгылары җыелды.Яңа ел бәйрәмен Башкарма комитет җитәкчес...

Бүген Чаллының "Мастеровые" рус драма театрында мэр чыршы бәйрәме узды. Анда 150 яшь чаллылы - төрле фәннәрдән олимпиадалар җиңүчеләре, уку алдынгылары җыелды.
5857b7c82bb21
Яңа ел бәйрәмен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов ачып җибәрде.
"Бүген бу залга укуда, мәдәни һәм иҗтимагый тормышта, спортта югары күрсәткечләргә ирешкән яшүсмерләр җыелды. Яңа елга һәм кышкы каникулларга санаулы гына көннәр калды. Барыгызның да яллары файдалы узуын һәм укуның икенче яртыеллыгын уңышлы гына башлап җибәрүегезне телим", - диде ул.
5857b7c28049f
Үз чиратында "Мастеровые" театры актерлары "Ревизор" спектаклен куйдылар. Бәйрәм ахырында укучыларгы Яңа ел күчтәнәчләре таратылды.
5857b7d58dc50
Быел Яңа ел алдыннан традиция буенча шәһәр мэрының чыршы бәйрәмнәре 19-28 декабрь аралыгында үтәчәк. Әлеге чараларга 6 мең укучы чакырылган. Алар арасында инвалид балалар, аз керемле гаиләләрдән булганнар, активистлар, уку алдынгылары бар. Барысы да Яңа ел күчтәнәчләре алачак. Шәһәр мэрының чыршы бәйрәменә чакырылганнар өчен тамашалар "Мастеровые" драма театрында ("Ревизор" спектакле), "КАМАЗ" мәдәният йорты ("Карлсон"), "Энергетик" мәдәният сараенда ("Стань звездой" исемле мюзикл) һәм татар драма театрында ("Урман CLUB"  премьерасы) булачак.
Чаллының 7 укучысы Татарстан делегациясе составында (50 нче мәктәптән Төхфәтуллин Асман, Сабиров Дамир, Дәүләтшин Ильдан, Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбеннән Васильева Диана, "Калкан" 81 нче кадет мәктәбеннән Волк Валентина, 78 нче лицейдан Шәрипова Элина, 26 нчы гимназия укучысы Маврин Денис)  Мәскәүдә узачак президент елкасына бару бәхетенә ия булды.
 

Комментарийлар