Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Россиянең иң ярлы шәһәрләре унлыгына кергән

"РФ хакимияте каршындагы социология университеты" 500 дән артык кеше яшәүче 35 шәһәр кешеләренең ярлылык дәрәҗәсе рейтингын төзегән. Сораштыру вакытында шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзләренең матди хәл...

"РФ хакимияте каршындагы социология университеты" 500 дән артык кеше яшәүче 35 шәһәр кешеләренең ярлылык дәрәҗәсе рейтингын төзегән.
 
Сораштыру вакытында шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзләренең матди хәлен 1 дән алып 5 кә кадәр шкалада бәяләргә тәкъдим иткәннәр. 1 балл - сораштыруда катнашучы туклану өчен дә тартып-сузып кына акча җиткерә дигәнне аңлатса, 5 - кеше барлык теләгән әйберен кредит һәм займсызларсыз да алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Нәтиҗәдә илнең иң ярлы шәһәрләре исемлегенә Тольятти (ярлылык индексы - 0,8), Әстерхан (0,68) һәм Пенза (0,6) кергән. Чаллы шәһәре дә әлеге унлыкта һә ул 0,50 индексы белән 9 нчы урында булган.

Комментарийлар