Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы предприятиесендә макулатура янган

Чаллы предприятиесендә макулатура янган, кара төтенне видеога төшергәннәр. Бу турыда һәлакәт урыныннан «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе хәбәр итте.Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буе...



Чаллы предприятиесендә макулатура янган, кара төтенне видеога төшергәннәр. Бу турыда һәлакәт урыныннан «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе хәбәр итте.



pozhar-v-chelnax


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә 17.31 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына «Проминдустрия» предприятиесе территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.




Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Ачык мәйданчыкта 300 кв. метрда прессланган кәгазь януы ачыкланган.




19.11 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар