Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы полиция хезмәткәре Испаниядә узучы турнирда өч алтын медаль яулады

Испаниянең Альхесирас шәһәрендә Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында VII Европа уеннары узды. Анда катнашу өчен дөньяның 30 иленнән командалар җыелды.Россия җыелмасына Чаллы шәһәре бу...

Испаниянең Альхесирас шәһәрендә Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында VII Европа уеннары узды. Анда катнашу өчен дөньяның 30 иленнән командалар җыелды.
Россия җыелмасына Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәре, полиция капитаны Ирина Пермитина да кергән иде. Төрле ераклыкка җиңел атлетика йөгерүләрендә чаллылы өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
Россия җыелмасы төрле спорт төрләрендәге ярышларда барлыгы 265 медаль алуга иреште. Шуларның 160ы алтын, 67 се көмеш һәм 38е бронза медаль.
 
Фото һәм чыганак: https://vestikamaza.ru/

Комментарийлар