Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы пенсионерларын «Балкыш» республика фестивалендә катнашырга чакыралар

Фестивальнең беренче, сайлап алу этабы, 21 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Фестивальдә хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир–атлар өчен 60 яшькә җиткән, шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсион...

Фестивальнең беренче, сайлап алу этабы, 21 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Фестивальдә хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир–атлар өчен 60 яшькә җиткән, шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсионерлар – үзешчән башкаручылар катнаша ала.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә – үзешчән башкаручыларның (солистларның) яшәү урыны буенча Район ветераннар советының җирле иҗтимагый оешмасына, ә үзешчән коллективларга урнашу урыны буенча (коллективны оештыру буенча, ягъни шәһәрнең кайсы районында коллектив эшли) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фестивальгә әзерлек вакытында ветераннар иҗат коллективларына репетицияләр үткәрү өчен Роспотребнадзор таләпләрен үтәү шартлары белән биналар биреләчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: шәһәр Ветераннар советы – 30-55-96; Автозавод районының Ветераннар советы – 57-69-50; Комсомол районының Ветераннар советы – 70-15-07; Үзәк районның Ветераннар советы – 47-55-46.
 

Фото:


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар