Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы мәктәбен татар теле дәресләрен киметкән өчен мәхкәмәгә бирделәр

Чаллы укытучысы Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәп җитәкчелеген татар теле укытуны киметүне шикаять итеп мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә көне әлегә билгеле түгел.2017 ел Русия президенты Путин ба...

Чаллы укытучысы Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәп җитәкчелеген татар теле укытуны киметүне шикаять итеп мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә көне әлегә билгеле түгел.
868a00e2-f90d-4de5-bb91-d05f0fdc58a4_w1023_r1_s
2017 ел Русия президенты Путин башлангычы белән татар телен эзәрлекләү, аны кимсетү һәм мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны тыю гамәлләре белән тарихка кереп калды. Тарих шуны да күрде - татар телен бетерү сәясәтенә татар халкы үзе дә битараф булды. Меңәрләгән кеше катнашында зур каршылык чаралары оештырылмады. Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытучылар һәм дә укучылар рухи зыян белән бергә матди зыян да күрде. Татар телен укытуны кысуга каршы бары тик Казандагы мәктәп мөдире Павел Шмаковның гына каршы чыгуы, мәхкәмәләшүләре истә калды.
Шушы көннәрдә Чаллының шахмат-шашка мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәп җитәкчелеген мәхкәмәгә бирде.
Минем улымның гомум урта белемне туган телендә алу хокукы бозылды һәм шуның белән аның уку иреге дә кысылды
"Быелгы уку елы, ягъни 2017-18 елның укыту планына күрә 3нче сыйныфта укучы улым Булат туган теле булган татар телен атнасына 6 сәгать (грамматика һәм әдәбият) укырга тиеш иде. Ноябрь аена кадәр шушы күләмдә укып килде. Шушы айда билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә, ата-аналар ризалыгын сорашмыйча гына татар телен укытуны 3 сәгатькә калдырдылар. Аның каравы элек урыс телен шулай ук 6 сәгать укысалар, хәзер 9 сәгать укыйлар. Башка фәннәр шулай ук урыс телендә генә укытыла”, диде ул Азатлыкка.
Рамил Хөснуллин татар телен тиешле күләмдә укытуны таләп итеп мәктәп идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Татар телен киметү турында ниндидер карарлар, боерыклар булырга тиеш. Ул шуларны да таләп иткән. “Миңа нигезсез рәвештә шундый күрсәтмәләр-документларны бирүдән катгый рәвештә баш тарттылар. Минем улымның гомум урта белемне туган телендә алу хокукы бозылды һәм шуның белән аның уку иреге дә кысылды”, дип саный Рамил Хөснуллин.
Үзенең шикаятендә Рамил әфәнде туган телдә уку хокуклары буенча Русия һәм Татарстан Конституцияләренә, кануннарына таяна.
Рамил Хөснуллин улы укыган мәктәп идарәсе белән низагка керергә теләмәвен, аларны мәхкәмәгә бирергә ашкынып тормавын да әйтте. “Ләкин минем башка чарам калмады. Бу мәктәптә татар телен укытуны яртылаш киметүне һәм урыс телен укытуны күпкә арттыруның сәбәпләрен күрсәтергә, аңлатырга тиешләр”, дип саный.
Чаллы мәхкәмәсе Рамил Хөснуллинның шикаятен кабул иткән һәм 8 февральдә кайбер өстәмәләр сораткан. Мәхкәмә көне әлегә билгеләнмәгән.
 
Гафиулла ГАЗИЗ.

 

Комментарийлар