Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы эшкуарларына - өстәмә ташламалар

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы алган Чаллы шәһәре эшкуарларын салым түләүләреннән азат итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...


Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы алган Чаллы шәһәре эшкуарларын салым түләүләреннән азат итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзер төп максат - әлеге территориягә резидентлар җәлеп итү.



Puteshestvie-v-Naberezhnie-Chelni-2
Хәтерләсәгез, күптән түгел Чаллы шәһәренә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы (территории опережающего социального-экономического развития) бирелде. Тиздән Яшел Үзән районы да шундый ук исемгә лаек булырга мөмкин. Бу - әлеге территорияләр махсус икътисади зона ролен үтәячәк дигән сүз. Шул рәвешле, биредәге предприятиеләргә рәсми рәвештә салым белән бәйле һәм башка ташламалар карала дигән сүз.
Салым күләме - 0 процент
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары әлеге алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә кагылышлы берьюлы ике закон проектын беренче укылышта карады. Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов сүзләренә караганда, бу закон проектлары әлеге территория резидентларына ярдәм йөзеннән кабул ителә. Аларның икесе дә әлеге мөһим статус бирелгән моношәһәр резидентларына салым буенча ташламалар кертүне күздә тота.
Закон проектыннан аңлашылганча, алгарышлы үсеш территорияләрендә эшләүче оешмаларга табышка салым федераль бюджет кереме буларак 0 процент күләмендә билгеләнә. Шул ук вакытта аларга киметелгән салым ставкасы билгеләнергә мөмкин. Шулай да, бу ставка беренче табыш алган елдан башлап биш ел дәвамында 5 проценттан артырга тиеш түгел. Аннан соңгы биш елда исә салым ставкасы күләме 10 проценттан арта алмый.
- Шул ук вакытта әлеге резидентлар оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат ителә. Җир салымы аларга шулай ук кагылмаячак, - дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов.
Эшкуарлыкның яңа төрләрен җәелдерү өчен...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге закон проектларының мөһим булуын ассызыклады. Президент сүзләренә караганда, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусына лаек булу Чаллы өчен яңа мөмкинлекләр ача.
- Дөресен әйтим, бу статуска лаек булу бер дә җиңелләрдән булмады. Безгә шактый тырышырга туры килде. Хәзер төп максат – Икътисад министрлыгы да, шәһәр җитәкчелеге дә резидентлар җәлеп итү буенча актив эшчәнлек башлап җибәрергә тиеш. Бу безгә Чаллыда бизнесны җәелдерергә ярдәм итәчәк. Эшкуарлыкның яңа төрләре барлыкка киләчәк, - дип ассызыклады Президент.
Депутатлар әлеге закон проектларын бертавыштан хуплады. Документларның икесе дә берьюлы өч укылышта кабул ителде.
Шунысын да билгеләп үтәбез, Россиядә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка китерү турындагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елның 30 июнендә имзалаган иде. Документтан күренгәнчә, әлеге мәйданчыклар социаль-икътисади вәзгыять катлаулы булган моношәһәр территорияләрендә булдырыла. Алар 10 елга дип эшләнә. Хәер, хөкүмәт бу мәйданчыкларның эшчәнлеген тагын 5 елга озайту карарын кабул итәргә мөмкин.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар