Логотип «Мәйдан» журналы

Чакмагышның данлы кызы ул

Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Гөлнур Янбердинага 90нчы елларда күп кенә танылган сәнгать осталары да, газиз тамашачысы да республиканың “Алла Пугачёвасы” исемен таккан. Гөлнур Әхм...

Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Гөлнур Янбердинага 90нчы елларда күп кенә танылган сәнгать осталары да, газиз тамашачысы да республиканың “Алла Пугачёвасы” исемен таккан.
 Гөлнур Әхмәтзәки кызы 1951 елның 22 апрелендә укытучылар династиясе гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әтисе Әхмәтзәки Юмагул улы–Бөек Ватан сугышы, педагогия өлкәсе һәм хезмәт ветераны, тарих һәм география фәннәре укытучысы, мәктәп мөдире булган. Әнисе Динә Габдулла кызы Усманова – гомере буена татар теле һәм әдәбияты, рәсем, черчение, музыка дәресләрен укыткан. Шул ук вакытта, Чакмагыш районының “Игенче” гәзитенә әүдем язышкан, эшче һәм авыл хәбәрчеләренең Республика 6 съезды делегаты да була. Гомумән, Янбердиннар Чакмагыш районы Яңа Каръяуды авылының үрнәкле, иҗади, күпкырлы сәләтле гаиләләренең берсе булалар. Үзләренең гаилә анасамбльләре турында бүген дә якты хәтирәләр аркылы искә алып, җылы истәлекләре белән бүлешәләр.
Гөлнур яшьтән үк шигырьләр, проза укырга әвәс була. Шулай булмыйча, ничек булсын инде, мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үскән кыз бала?! Мәктәптә укыганда ук нәфис сүз остасы буларак та еш чыгышлар ясый, тәүгесенең бер татлы җимеше булып аңа – Иван Крыловның мәсәлләр китабы бүләк итә мәктәп. Шул елларда башлана да инде аның иҗади тормыш юлы. Ә беренче кадерле бүләген әле дә саклый. Үзе әйтевенчә, тамашачылар аңа нинди генә затлы, дәрәҗәле, кыйммәтле әйберләр тапшырмасыннар, ә иң газизе аңа шул китап... Сәләтле яшь кыз 15 яшендә Уфа сәнгать училищесының актёрлар әзерләү бүлегенә укырга керә, СССРга киң билгеле булган бөек режиссёр Габдулла Гыйләҗевта белем туплый. Ул анда актёрлар, бию хәрәкәтләре, нәфис сүз осталыкларына ныклап өйрәнә. Остазларына бик рәхмәтле була. Педагогларының берсе – матбугат өлкәсе аксакалы Шаһит Ходайбердинның кызы Тамара ханым да була, ул балет сәнгате серләренә өйрәтә. Яшь, лирик героиняларны уйнаган кызны барча спектакльләрдә, этюдларда яратып кабул итә тамашачылар да, мөгаллимнәр дә. Студент елларында да активлыгы белән аерылып тора Гөлнур Янбердина. Ялкынлы яшьлекнең комсомоллык еллары сокландыргыч матур үтә аның. Туган ягындагы смотрларда катнашып беренчелекне яулап тора, бихисап Почёт грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә.
Училищены тәмамлау белән Гөлнур Әхмәтзәки кызы Сибай драма театрына эшкә җибәрелә, 2 елдан соң үз теләге буенча Салават башкорт дәүләт драма театрына эшкә күчә. Тәүге роле Кәбир ага Акбашевның “Ашказар” була һәм моны ул җиренә җиткереп башкара. Төп рольләре драматик булса да, комедияне дә яхшы, җитди башкаруын югары кимәлдәге иҗат һелләре билгеләп уза. Сәхнәдәге күркәм образлары белән ул тамашачының бар күңел халәтен генә түгел, ә йөрәк хисләрен дә чорнап ала. Бар гомер сулышын яраткан хезмәтенә биргән актрисаны Башкортостан Хөкүмәте дә, Мәдәният министрлыгы да югары кимәлдә бәяли. Намуслы, озак еллар дәверендәге эшчәнлеге, халыкның әдәби-мәдәни зәвыгын, һөнәри театр сәнгатен күтәргәне өчен дәүләт бүләкләренә лаек дип табыла.
Хаклы ялга чыккач та кул кушырып яту уенда да юк. Салават шәһәре сәхнәләреннән төшми Гөлнур ханым. Балалар утренникларында әкият персонажларын башкара, сабыйларның күңелен күрә. Әле күптән түгел генә Динис Буләковның “Әбиләр чуагы” исемле башкорт фильмында төште. Әклимә әби ролен уйнаса да, Гөлнур Янбердина яшь кызларны уздырып китәрлек әйдәүче актрисаларга тиңдәш.
Гаилә тормышына килсәк, үрнәкле, гомер юлы сокланырлык! Улы, килене оныклары матур итеп яшиләр. Гомумән, Гөлнур Әхмәтзәки кызы Янбердина –мисал булып торган чын иҗади шәхес, һәрвакыт ул нинди энҗе бөртекләрен әзли һәм таба, эшли. Планнары, алдагы көннәргә максатлары да зурдан әле аның. Аңа әлеге күркәм юбилее уңаеннан ихлас котлап, иң изге теләкләрне юллыйсы килә.
Хөрмәтле якташыбыз, горурланабыз Сезнең белән!

Юлай НИЗАЕВ,


Чакмагыш үзәк биләмара китапханәсе хезмәткәре.


Фото:  http://театрсалават.рф

Комментарийлар