Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Безнең мәктәп йолдызы» дигән шәһәркүләм бәйгесе үтте

Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы, «Мәйдан» журналы һәм Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә «Безнең мәктәп йолдызы» дигән шәһәркүләм бәйгесенең гала-концерты үтте.

Бәйгенең максаты – укучыларның татар телендә сөйләм дәрәҗәсен камилләштерү, балаларны рухи, интеллектуаль яктан баету, иҗат осталыгын арттыру. Бәйгедә Чаллы мәктәпләре укучылары актив катнашты. Җиңүчеләрне ике категориядә бәяләделәр: башлангыч класслар һәм 5 нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр укучылар. Өч номнациядә каралды: «Мәдәни юнәлеш», «Спорт юнәлеше» һәм «Иҗтимагый юнәлеш». Бәйге 3 этапта үткәрелде. 1 нче этабы мәктәп этабы (җиңүчеләрне мәктәп җюрисе сайлады). 2 нче этап – онлайн этап (укучыларның осталыгын жюри бәяләде). 3 этап – җиңүчеләрне котлау, гала-концерт. 

Җиңүчеләрне танылган язучы, шагыйрь, Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин, Яр Чаллы шәһәре мәгариф бүлегенең баш белгече Наилә Гадел кызы Миначова, Татарстан композиторлары союзы вәкиле, композитор, җырчы Гөлназ Закирова, талантлы шагыйрә, язучы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Сәлимова бүләкләделәр.

Шулай итеп, җиңүчеләр: 

 «Мәдәни юнәлеш»:

- Вәлеева Ильвина, 42нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Нургалиева Ильвина, 12нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы – 2 урын ;

- Шараева Нәзилә, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы – 3 урын;

- Гатауллина Эмилия, 29нчы гимназиянең 2нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Гайсина Әмилә, 54нче гимназиянең 2нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Шәрәфиева Ландыш, 45нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы – 2 урын;

- Логинов Руслан, 52нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Маликова Самира, 9нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы – 2 урын;

- Әскәрова Ләйлә, 2нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы – 1 урын;

- Мирсияпов Илдар, 76нчы гимназиянең 3нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Собко Алина, 45нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Шәкүров Алмаз, 54нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Петренко Вадим, 28нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы – 3 урын;

- Ишалина Адилә, 2нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Гиззатуллина Айсылу, 40нчы мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Шәйморатова Гүзәл, 2нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Мальцева Алина, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы – 3 урын;

- Салахова Самира, 77нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы – 2 урын.

 

«Спорт юнәлеше»:

- Насибов Тимур, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы – 2 урын;

- Гыйззатуллина Рәинә, 54нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Хатипов Әмир, 54нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы – 1 урын.

 

«Иҗтимагый юнәлеш»:

- Сайфуллина Гөлназ, 31нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Шакирова Сөмбел, 12нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы – 1 урын;

- Шәйхәйдәрова Азалия, 9нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучы – 1 урын;

- Таңсылу Ганиева, 2нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы – 1 урын.

 

 

Бәйгенең партнерлары һәм спонсорлары:

– «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Шәһри Чаллы» газетасы;

– Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры;

– «Татлы» кафесы;

– «Зиг-заг» лазертак аренасы.

 

Фото: Гөлнар Караева

 

Галерея

Комментарийлар