Логотип «Мәйдан» журналы

«Чаллы өстендә аккошлар» халыкара әдәби бәйгесе башланды

1.ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

Әлеге нигезләмә «Чаллы өстендә аккошлар-2024»  Халыкара әдәби конкурсын оештыру тәртибен һәм үткәрүне билгели (алга таба – Конкурс). 2024 нче елда «Лебеди над Челнами – 2024/Чаллы өстендә аккошлар – 2024»  әдәби конкурсы унынчы мәртәбә уздырыла.

Конкурска нигез салучылар һәм оештыручылар;

– Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Респбуликасы Язучылар берлеге, Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае» автоном учреждениесе, «КАМАЗ» мәдәният сарае автоном учрежденисе «АККОШ» әдәби иҗат берләшмәсе.

Конкурсның оештыру комитеты:

– Светлана Владимировна Василенко – язучы, сценарист, шагыйрь, Рус ПЭН-клубы, Россия кинематографистлар, Россия журналистлар берлекләре әгъзасы. Россия язучылар Берлеге Идарәсенең беренче секретаре;

– Ркаил Зәйдулла – татар шагыйре, язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче, журналист. Татарстан Республикасының Халык шагыйре. Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге рәисе.

– Ольга Владимировна Кузьмичева (Ольга Кузьмичева-Дробышевская) – шагыйрь, прозаик,  Россия Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Идея илһамчысы һәм Конкурсның координаторы.

 

  1. КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

Конкурсның максаты: Россиядәге  һәм чит илләрдәге  рус һәм татар телендә язучы талантлы авторларның иҗади потенциалын үстерүгә булышлык итү; рус һәм татар телендә иҗат итүче талантлы авторларны эзләп табу һәм алга җибәрү;  хәзерге заман авторларының иң яхшы әдәби әсәрләрен популярлаштыру; хәзерге заман әдәбияты һәм әдәби иҗатның социаль яктан мөһимлеген күтәрү,  аларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү; патриотизмны яңадан торгызуга, Ватан язмышына катнашы булган тарихи аңны формалаштыруда булышлык итүче әсәрләрнең авторларын дәртләндереп җибәрү; Россия Федерациясе субъектының, якын һәм ерак чит илләрнең мәдәни потенциалын һәм милли мирасны саклау, һәм үстерү; әдәбият өлкәсендә сәләтле кешеләр өчен иҗади мохит булдыру;  талантлы авторларның әдәби иҗатын үстерүгә булышлык итү; проектка  Яр Чаллы шәһәренең,   Татарстан Республикасының, Россиянең кызыксынган иҗтимагый оешмаларын һәм мәдәният учрежениеларын кертү;

 

  1. КОНКУРСНЫҢ ШАРТЛАРЫ
  • Конкурска эшләр 2024 елның 22 июленнән башлап 22 сентябрен кертеп кабул

ителә. Күрсәтелгән вакыттан соң җибәрелгән эшләр бәйгедә катнаштырылмый.

  • Конкурста 15 яшьтән алып һәм өлкәнрәк(яшьләре чикләнмәгән), рус һәм татар

телләрендә язучы авторлар, танылган яисә танылмаган булуына, профессиональ әзерлекләре бармы, юкмы, иҗади берлек әгъзасымы, юкмы, кайда яшәвенә карамастан катнаша ала.

  • Катнашу өчен автор конкурска үзенең 2022 елдан да иртәрәк язылмаган һәм әлеге

бәйгедә катнашмаган әсәрен оештыру комитетына җибәрә.

  • Конкурста бүгенге көндә яши торган автор(яисә автордаш)ның гына әсәрләре

кабул ителә. Аноним әсәрләр, псевдоним астындагы, чын исемнәре(паспорттагы) куелмаган, өченче затлар тарафыннан җибәрелгән әсәрләр конкурска кертелми. Гариза һәм эшләр авторның электрон адресыннан җибәрелергә тиеш. Узган еллардагы җиңүчеләр(1 урын) конкурстагы шул ук номинациядә катнаша алмый.

  • Конкурста катнашу түләүсез.

 

  1. КОНКУРСНЫҢ НОМИНАЦИЯЛӘРЕ:
  • Шигърият: рус яки татар телендә ирекле темага язылган, төрле- формадагы, 100 юлдан артмаган бердән алып бишкә кадәр шигырь;
  • Шигърият «Хакыйкать юк, кайда сөю юк» (А.С.Пушкин: 2024 елның 6 июнендә бөек рус шагыйренең тууына 225 ел тулу билгеләп үтелде): Россиядә игълан ителгән Гаилә елына, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге традицион булып киткән кыйммәтләрне ачучы: идеалларга, туганнарга һәм дусларга, Ватанга тугрылык, мәхәббәт һәм ышаныч, игелеклелек, өлкәннәргә һәм әйләнәш-тирәдәгеләргә хөрмәтле мөнәсәбәт: һәм шулай ук, Татарстан Республикасында игълан ителгән фәнни-технологик үсеш Елына, фәннең һәм инновацияләрнең җәмгыятьтәге роле, уйлап табучылар һәм уйлап табылган әйберләргә багышланган рус яисә татар телендә төрле поэтик формадагы бердән алып өчкә кадәр, күләме белән 60 юл шигырь;
  • Проза: рус һәм татар телләрендә ирекле темага гомуми күләме 15000 билге (пробелсыз) булган хикәяләр;
  • Проза«Ватан шул ул, безнең җан ни эзли, безгә барыннан да иң кадерле. Минем Ватаным – син»: (Н.В.Гоголь:2024 елның 1 апрелендә язучының тууына 215 ел тулу билгеләп үтелде): Россиядә игълан ителгән Гаилә елына, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге традицион булып киткән кыйммәтләрне ачучы: идеалларга, туганнарга һәм дусларга, Ватанга тугрылык, мәхәббәт һәм ышаныч, игелеклелек, өлкәннәргә һәм әйләнәш-тирәдәгеләргә хөрмәтле мөнәсәбәт: һәм шулай ук, Татарстан Республикасында игълан ителгән фәнни-технологик үсеш Елына, фәннең һәм инновацияләрнең җәмгыятьтәге роле, уйлап табучылар һәм уйлап табылган әйберләргә багышланган рус яисә татар телендә елга багышланган рус һәм татар телендә хикәя яисә эссе, күләме 15000 билге(пробелсыз);

Юлларның һәм билгеләрнең Нигезләмәдә күрсәтелгән күләме арткан эшләр, Конкурска кабул ителми.

Бер автор әсәрләрен ике номинацияга җибәрә ала.

 

  1. ГАРИЗАНЫ ҺӘМ КОНКУРС ЭШЛӘРЕН ТУТЫРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
  • Гариза (һәр номинация өчен аерым) һәм бәйге эше белән бер файлда җибәрелә. Әгәр автор ике номинациядә катнашса, һәр номинациягә гариза аерым бирелә.

Гаризада күрсәтелә:

– Авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме;

– псевдоним, әгәр булса;

– туган елы, көне;

– иле, яшәгән шәһәре;

– укыган урыны һәм җитәкчесенең исеме, фамилиясе, атасының исеме;

– автор торган иҗат Берлеге яки Әдәби берләшмә, җитәкчесенең исеме, фамилиясе, атасының исеме;

– Конкурс номинациясе;

– әсәрнең исеме;

– авторның электрон адресы;

– авторның телефоны.

Гаризаны тутырганнан соң шул ук файлда бәйгегә юлланасы эшне  Word форматында, Times New Roman шрифты, 12 кегль, юл арасын 1,5  интервал белән урнаштырырга; ике әсәр арасында икеләтә аралык калдырырга.

Конкурска җибәрелгән эшләр янында авторның jpg яисә  tif 1 Мегабайт зурлыгыннан ким булмаган фотосы булырга тиеш.

  • Гариза җибәрү, конкурста катнашу һәм әлеге Нигезләмә шартлары белән тулаем

һәм  һичшиксез килешүне белдерә.

 

  1. КОНКУРС ЭШЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
  • Эшләр грамоталы итеп рус яисә татар телендә язылган булырга тиеш. Бәйгегә

сәяси, дини яки башка төр санашмаучанлыкны пропагандалау, милләтара ызгышларга өндәүче, шулай ук норматив булмаган лексика кулланып язылган әсәрләр кабул ителми.   Туган як табигатен, аның матурлыгын һәм байлыгын, кешенең табигатьнең бер өлеше икәнен, шәхеснең тирә-як белән үзара мөнәсәбәтен  яктырту хуплана.

  • Авторның гаризасы бәйге эше һәм фотосурәт белән бер файлга беркетелеп

lebedinadchelnami@mail.ru электрон адресына җибәрелә.

Хатның темасында «Лебеди над Челнами – 2024/Чаллы өстендә аккошлар – 2024» дип күрсәтү мәҗбүри, тел – рус яисә татар; хат эчендә – авторның исеме, фамилиясе, атасының исеме, номинация. Әгәр  автор ике номинациядә катнашса, гариза һәм эшләр бер электрон хат белән җибәрелә. (бер яисә ике).

 

  1. КОНКУРСНЫҢ ЖЮРИЕ

Килгән эшләргә,  составына мәдәният һәм әдәбият  өлкәсендәге җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр һәм язучылар кергән,   әлеге Нигезләмә куйган таләпләрне канәгатьләндерлек белгечләр, конкурс материалларын объектив һәм компетентлы тикшерүне тормышка ашырырлык, чит илләрдә яшәүче һәм эшләүче  мәртәбәле Жюри бәя бирә.

  • Конкурс эшләрен бәяләү буенча рус телендәге экспертлар советы:

 Ван Цзиньлин – лингвист, филология фщннщре докторы, профессор. Чансуань университетының(Кытай) чит телләр институты директоры, рус теле укытучысы  һәм  тәрҗемәче, Россия язучылар берлеге әгъзасы;

 Владимир Николаевич Фёдоров – Якутиянең халык язучысы, рус шагыйре, прозаик, драматург, журналист, бөтенроссия  электрон журналы «ЛИterra»ның баш редакторы, Россия язучылар берлеге әгъзасы;

 Диана Елисеевна Кан – рус шагыйре, бөтенроссия  электрон журналы «ЛИterra»ның баш редактор урынбасары, Россия язучылар берлеге әгъзасы;

 Вера Петровна Хамидуллина – шагыйрь, тәрҗемәче, Россия язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;

 Светлана Николаевна Кашеварова (Светлана  Летяга) – шагыйрь, филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Россия язучылар берлеге әгъзасы.

  • Татар телендәге эшләрне бәйләүче экспертлар советы:

 Чулпан Зарипова-Четин – шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, профессор, Кавказ университеты(Карс, Төркия) укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы;

 Факил Миннемөхәммәт улы Сафин – язучы, шагыйрь,  журналист, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге рәис урынбасары;

 Сирень Мөхибулла кызы Якупова – шагыйрь,   прозаик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

  • Жюри әгъзалары конкурста катнашмый. Жюри әгъзалары һәм Оештыру Комитеты

авторлар белән элемтәгә керми, эшне, әгәр Нигезләмә шартларына һәм таләпләренә туры килмәсә конкурста катнаштырмауны үзе хәл итә.  Җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый һәм бәяләмә язылмый.

  • Беренче тикшерү үткән һәм конкурска үткән әсәрләр жюри әгъзаларына авторны

күрсәтмичә, номерлар белән генә җибәрелә.

  • Конкурска кабул ителгән әсәрләрне тулыландыру, төзәтү һәм алыштыру

мөмкинлеге тыела.

  • Җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый һәм бәяләмә язылмый.

 

  1. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ
  • Жюри нәтиҗәләре буенча, 1, 2, 3 дәрәҗә лауреатлар һәм өч төрле яшь

категориясе буенча һәр  номинациядә дипломантлар ачыклана: 15 – 18 яшькәчә, 19 – 25 яшькәчә, 26 яшьтән алып һәм өлкәнрәк. Жюри бәйгенең Гран-приен тапшыруны үз хокукында калдыра.

«ДК «КАМАЗ» «ВКонтакте» (https://vk.com/dkkkamaz) рәсми төркемендә, сайтында «Международный лит. конкурс Лебеди над Челнами» (https://vk.com/public220522904), бөтенроссия электрон журналы «ЛИterra» да басылып чыга.

  • Нәтиҗәләрне чыгару срогы:

– Лонг-лист –  2024 елның 18 ноябреннән дә соңга калмый ачыкланачак;

– Шорт-лист –  2024 елның  2 декабрендә;

– Җиңүчеләр исемлеге – 2024 елның 9 декабрендә игълан ителә.

  • Һәр номинациядә җнңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнә; эшләре

шорт-листка кергән  авторлар конкурсның финалист дипломы белән бүләкләнә.

  • Җиңүчеләрнең 1, 2, 3 урын алган әсәрләре бөтенроссия электрон журналы

«ЛИterra» да, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, «Международный литературный конкурс «Лебеди над Челнами»  төркемендә, МАУК «ДК «КАМАЗ» берләшмәсенең «Әдәби кунакханә», шулак ук Яр Чаллы шәһәре Мәдәният идарәсе сайтында басылачак.

 

  1. АДРЕС ҺӘМ КОНТАКТ ТЕЛЕФОНЫ, КОНКУРСНЫҢ ЭЛЕКТРОН ПОЧТА АДРЕСЫ:

Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, МАУК «КАМАЗ» Мәдәният сарае» автоном учреждениесе, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) йорты, тел.8(8552) 54-77-39. E-mail: lebedinadchelnami@mail.ru

Комментарийлар