Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча билгеләнгән.Шул исәптән тө...

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча билгеләнгән.proekt
Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.
Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.
Фото: Татар-информ
https://tatar-inform.tatar/news/society/18-11-2020/byel-tatarstanda-ilk-l-m-proekt-buencha-yullarny-remontlauga-8-2-mlrd-sum-totyla-5786276

Комментарийлар