Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Татарстанда бирелгән ришвәтнең күләме 46 млн сумны тәшкил иткән

2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 очрагы ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы...

2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 очрагы ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итә.
94426327a9a2fe55c5c9b6eb9994415b
Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре ришвәт алу белән бәйле 168, ришвәт бирү белән бәйле 241 фактны ачыклаган. Ришвәтнең уртача суммасы 112 мең сум. Республика буенча барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт алынган. Вазифаи затларга акча биреп үз морадына ирешергә омтылган 144 кеше хөкем ителгән. 632 вазифаи җинаять буенча эшләр судка юлланган. Коррупцион җинаятьләр өчен 267 кеше хөкем ителгән. Ринат Акчурин күчемсез дәүләт милке белән идарә өлкәсендә 348 җинаять теркәлгәнен әйтте. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә 270, мәгариф тармагында 198 коррупцион җинаять ачыкланган, дип хәбәр итә Татар-информ МА.

Комментарийлар