Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакованың туган көне!

Чын күңелдән котлыйбыз! Имин тормыш, нык сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез! Туган җиргә алып кайта юллар Бәлки синең, бәлки минем ерак бабамЯшәү өчен бу җирләрне сайлап алган,Җәннәт кебек матур,...

Чын күңелдән котлыйбыз! Имин тормыш, нык сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез!
 
Туган җиргә алып кайта юллар
 
Бәлки синең, бәлки минем ерак бабам
Яшәү өчен бу җирләрне сайлап алган,
Җәннәт кебек матур, тыныч урыннарга
Мең яшәрлек нигез корып, йортлар салган.
 
Туган җиргә алып кайта олы юллар,
Көтә безне Лашман, Туймәт, Чагадайлар...
Халкыбызга имин тормыш, бәхет теләп,
Күккә бага алтын айлы манаралар.
 
Безнең яклар илгә гали затлар биргән,
Туфрагына җуелмаслык эзләр сеңгән.
Китапларда яшәп калган сүзләр белән
Күңелләргә иман нуры, илһам  иңгән.
 
Шушы җирдә шаулап-гөрләп туйлар үтә,
Бәрәкәтле нигезләрдә уллар үсә,
Бабамнарның  якты рухы, изге эше
Буыннардан буыннарга, җырга күчә.
 
Сабантуйлар бергә җыя якташларны,
Кавыштыра кардәшләрне, дус-ишләрне.
Сагынмыйча, яратмыйча буламыни
Туып-үскән бишегебез – Чирмешәнне?!
 
 
Өн
 
Ишеттем мин сәер  аваз
Кичке эңгер-меңгердә:
“Җавап тотмыйлар киткәннәр
Калганнар өчен җирдә!”
 
Юк өн түгел, төш иде ул,
Күрдем шушы кичемдә:
Әйтерсең лә ахырзаман:
Бар дөнья су эчендә...
 
Коточкыч иде күренеш,
Барча җирне су баскан,
Агачлар, юллар,  авыллар –
Барсы да суга баткан...
 
Әрнеп кычкыра кешеләр,
Кемнәндер ярдәм сорап,
Ләкин юк ярдәм итүче,
Юк көймә яки кораб...
 
Әллә табигать җиткерә
Бәндәгә рәнҗү хисен:
“Җавап бирмиләр үлгәннәр
Җирдә калганнар өчен!”
 
Уяндыммы, айныдыммы,
Шомлы иде күңелем.
Мәгънәсе бардыр мөгаен
Төштә ишеткән өннең.
 
Җирнең киләчәге өчен
Җавап бирми үлеләр.
Аны саклау – безнең бурыч,
Уяу булыйк, тереләр!
 
 
Иҗат
 
Иҗат бит ул фидакарьлек,
Дан-дәрәҗә өчен түгел.
Читтә торсын тәкәбберлек,
Саф, риясыз булсын күңел.
 
Серле юллар күбрәк калсын
Мең киртәле язмышыңнан.
Эзләгәннәр танып алсын
Сине йөрәк тавышыңнан.
 
Билгесезлек томанында
Күмелсә дә адымнарың,
Киләчәкнең куенында
Мәрҗән булсын җан авазың!
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА


Фото: шәхси фото архивыннан


 
 
 
 
 
 
 
 

Комментарийлар