Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген язучы Дамир Гарифуллинның туган көне

Бүген язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның туган көне.Дамир абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге, иҗат уңышлар...

Бүген язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның туган көне.
Дамир абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге, иҗат уңышлары телибез!


Сайрый да сайрый йөрәгем




Сайрый да сайрый йөрәгем,
Сары сандугачтыр ул.
Сандугач булып талпыну
Кешегә дә хастыр ул.
 
Гашыйк булсаң, һаваларга
Очып та буладыр ул.
Яратып бөтен җиһанны
Кочып та буладыр ул.
 
Андый чакта сандугачтай
Ничекләр сайрамыйсың.
Яшәрен яши алганда
Картлыкка карамыйсың.
 

Дамир ГАРИФУЛЛИН



Комментарийлар