Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповның туган көне

Ул 2015 елдан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын били.Айрат Ринат улы Зарипов 1962 елда Казанда туган. 1984 елда "Физика" белгечлеге буенча Каз...



Ул 2015 елдан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын били.



20114110.3640187-1
Айрат Ринат улы Зарипов 1962 елда Казанда туган. 1984 елда "Физика" белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын, 1995 елда «Менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
1984-1985 елларда елда вузны тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең икенче махсус профессиональ-техник училищесында укыткан. Шул ук елны ТАССР Министрлар Советы каршындагы КПТУ җәмәгать туклану идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре итеп билгеләнә.
1987-1988 елларда Казан трамвай-троллейбус идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли.
1988-1991 елларда Казан шәһәре Идел буе районы ВЛКСМ комитетының икенче секретаре була.
1991-1994 елларда Казан шәһәре Идел буе районы администрациясенең Балалар һәм яшүсмерләр эшләре буенча комитетның рәисе булып эшли.
1994 елдан алып 2002 елга кадәр Казан шәһәре администрациясендә Иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтәләр идарәсе башлыгы булып эшли.
2002-2006 елларда – Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе.
2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
2010-2015 елларда Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
2015 елның 16 гыйнварыннан«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын били.
Айрат Зарипов 3 класслы Россия дәүләт киңәшчесе (2011), “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” (2007).
“Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен” (2003), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005) медальләре, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәхмәт хаты (2012), Дуслык ордены (2013) белән бүләкләнгән.
Барлык котлауларга без дә кушылабыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар теләп калабыз.

 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru


 

Комментарийлар