Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә.  Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәт...

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә.  Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта
Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында секундына 16 метр тизлек белән исәчәк. Минималь һава температурасы +10..+12 градус. Көндез - +19..+21 градус була.
Иртәгә, 24 майда аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшем юк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез - +11..+16 градус булыр дип фаразлана.
25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, көндез  +13..+18 градус булачак. Урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау көтелә.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186775/

Комментарийлар