Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрә Сания Хәйретдиновага 70 яшь тулды

Сания Хәйретдинова – шагыйрә. 1951 елның 27 гыйнварында Татарстанның Зәй районы Бура-Киртә авылында туган. «Алтын күпер», «Гомер – мизгел» исемле шигырь китаплары авторы. Чаллыда яши. Каләмдәшебезне к...

Сания Хәйретдинова – шагыйрә. 1951 елның 27 гыйнварында Татарстанның Зәй районы Бура-Киртә авылында туган. «Алтын күпер», «Гомер – мизгел» исемле шигырь китаплары авторы. Чаллыда яши. Каләмдәшебезне күркәм юбилее белән тәбриклибез, иминлек, иҗат дәрте, озын гомер телибез. 
 
     Дөнья яме – әнкәй
Алсу иртә. Миңа биш-алты яшь,
Өйне күзлим йокы аралаш.
Әнкәй чәчен тарый, толымнарын
Кояш нурларыннан аралап.
 
Балкый йөзе, якты елмаюдан
Зәңгәр күзләр тулган сер белән.
Менә-менә түгелергә әзер
Җылы-назлы сүзләр ирененнән:
 
«Багалмам син минем, колынкаем», —
Юрганымны рәтли тиз генә.
Сыгылмалы билле горур гәүдә
Нурлар сирпеп миңа иелә.
 
Йомшак кына чәчләремнән сыйпый,
«Матурым син минем, күз нурым,
Дөньям яме, баллы чәчәгем син,
Киләчәктә җырлар үз җырым».
 
«Дөнья яме – син ул, әнкәй!» — диеп,
Үз-үземә кинәт сер ачтым.
Балачакта шулай беренче кат,
Мин гүзәллек белән очраштым.
 
Балалми сулышым, өзелә...
Тын гына үтәм мин капкадан Иң газиз, кадерле нигезгә.
Үләннәр ямь-яшел. Уемда — Сап-сары йомарлам бәбкәләр. Ян-бакча буенда тезелеп Сер сөйли җилләргә юкәләр.
Балачагым нигезе
Тукталды йөрәгем тибеше,
Сизелми суышым, өзелә…
Тын гына үтәм мин капкадан
Иң газиз, кадерле нигезгә.
 
Үләннәр ямь-яшел. Уемда –
Сап-сары йомаралам бәбкәләр.
Ян-бакча буенда тезелеп
Сер сөйли җилләргә юкәләр.
 
Сак кына кагылдым хәтергә:
– Тузанлы балачак, исәнме?
Йомшарган, мүкләнгән өй-нигез –
Онытылмас гомерләр исәбе!
 
— Тузанлы балачак, исәнме? Йомшарган-мүкләнгән өй-нигез Онытылмас гомерләр исәбе!
«Уфалла» арбасы иң түрдә
Кем белә ул үткән юлларны?!
Җылысы йогылып калгандыр
Тамыры сузылган кулларның.
 
Йорт-курам, илаһи нигезем,
Көннәрем, елларым, үткәнем.
Бәхетне җитәкләп йөгереп
Тылсымлы язмышлар көткәнем.
 
Туктала йөрәгем тибеше,
Кадерлим, иркәлим, өзеләм...
Сагынып, саргаеп бер кайтам
Иң иске, иң изге нигезгә.
 
Туган авылым. Бура-Киртәм
Игелегем сиңа тиде микән
Тик бер генә тамчы, Бура-Киртәм?
Татлы хыял, якты уйлар белән
Бәхет эзләп киткән идем синнән.
 
Янып-пешеп торна күлләрендә
Чалгы янап печән чабалмадым.
«Гашыйкмын», — дип, «Әһли битләве»нә
Шигырь-дастаннарым язалмадым.
 
Чишмәләрем иңри, юл табалмый,
Чүп-чар гына елга буйларында.
Чишмә юлын ачар көнем кайда?
Хыялланам бары уйларымда.
 
Балачагым – чып-чын әкиятем,
Әкиятсез яшәп карамадым.
Бүләк иттең миңа сер дөньясын,
«Түлә», — диеп бәя сорамадың.
 
Син рәнҗемә миңа, Бура-Киртәм,
Чишмәләрнең иңрәп агышына.
Ә җанымда чишмә кебек көчле,
Ташкын булып кайтыр сагышым бар.
 
  Үлчәмичә кисмә
Шигыремнән нәфрәт саркымасын,
Яктылыкка илтче, йә, уем.
Җанда булган ихлас уйларымның
Җиде үлчим иңен һәм буен.
 
Акка кара ягып киткәннәр бар,
Тирә-юньнәр тулы хыянәт.
Үлчәүләргә салам җиде тапкыр –
Әнкәемнән калган әманәт!
 
Тир-юньнәр тулы ап-ак шатлык,
Матурлыкның төсе ак икән.
Җиде үлчим, кушам, алам, бүләм –
«Үлчәмичә кисмә!» – хак икән.
 
Җиде кабат үлчәп, бер кисәсен
Белә идем – дөнья хыялый.
Шигырьләрдә син булганга гына
Үлчәүләргә, ахры, сыялмый.
 
Яралы каеннарым
Ап-ак кәүсә ярасыннан –
Канмы, яшьме саркып тора.
Яшькелт-сары яфракларын
Җилләр йолка ярсып кына.
 
Каен иле – минем илем,
Халкым җанында ярасы.
Үз җанына балта чапкан
Татарның маңкорт баласы.
 
Балта тоткан куллар өчен
Илең нигә, телең нигә?
Каен тамырларын өзеп,
Уңга-сулга селти бирә…
 
Җилләр кебек ярсып дәшәм,
Орынмагыз телебезгә!
Яздай җылы, җырлай моңлы –
Бик кадерле үзебезгә!
 
Татар җаны – телебездә,
Татар җаны – динебездә,
Каеннардай яраланып
Яшим газиз илебездә.
 
Безнең күңел – кое суы кебек
Күп йөрелә юлда – күп язмышлар
Хәтеремә кала уелып.
Кеше күңеле чәчкә кебек кенә,
Бик аздан да кала коелып.
 
Якты балкыш кына кеше гомере –
Үтә бит ул, нигә күрмибез?
Чәчкә кебек матур мизгелләрнең
Кадерләрен нигә белмибез?
 
Исән чакта, бергә яшәгәндә
Тыелабыз матур сүзләрдән.
Иркәләүне, назны, яратуны
Яшерәбез хәтта күзләрдән.
 
Оялабыз, һаман тыелабыз,
Бер әйтермен, дисең, бергенәм.
Күңел тулы мөлдерәмә сөю,
Үз ярым бит әле, өлгерәм.
 
Күпләр китте шулай, бушка янып,
Өлгермичә матур яшәргә.
Ә күңел бит – кое суы кебек,
Алган саен тула, яшәрә.
Безнең күңел – кое суы кебек…
 
 
            Сагыш
 
Җаным өши, тышта кар ява…
Сагынудан безгә юк дәва.
Карлы яңгыр чәнчә йөрәкне,
Уйларымны бүлмә, кирәкми.
 
Онытымчы сине, бүгенгә,
Юлларымда ялгыш күренмә,
Акыл көчсез сөю каршында,
Дәшми генә кичер барсын да.
 
Син – җәйләрдә, көздә, җилләрдә,
Син канымда, җанда, гөлләрдә.
Синсез сагыш… таңның яме юк,
Табигатьнең бездә гаме юк.
 
Син, матурым, минем сулышымда,
Син язларда, тургай җырында.
Эзлим сине үткән көннәремдә,
Эзлим сине яшьлек кырында.
 
 
             Рәхмәт сиңа
Көз көнендә алтын яфраклардан
Бәйләм җыеп бирдең.
Көзге көннең ярсу кызыл ямен
Тәүге кабат күрдем.
 
Кышкы урманнарның ак бәсләрен
Чәчкәләргә төрдең.
Җем-җем итеп бәсләр күз кысалар,
«Эх, яшибез!» – дидең.
 
Язга чыккач, тәүге умырзая
Синнән бүләк булды.
Яңгырларның тәүге тамчылары
Керфегеңә кунды.
 
Җәйге болыннарның, урманнарның
Матурлыгын бирдең.
Йөрәгемә салдым исемеңне,
Назга, моңга төрдем.
 
Назлы, моңлы җырлар тудырырдай
Сөя белү – бәхет.
Шашкын шатлык биргән елларыма,
Көннәремә рәхмәт!
 
 
Миңа дөнья гашыйк
Кочып алды мине кышкы урман,
Иләсләнеп татлы томанда.
Дөнья миңа гашыйк, күзләремнән
Сабый җаны карый торганга.
 
Гашыйклар ул чиксез юмарт була,
Гүзәллеген бирә, бер назын.
Асылташтай күкләр зәңгәрлеген,
Сагышларның бирә...беразын.
 
Кар бөртекләреннән чәчкә ясап,
Бүләк итә кышның ап-агын.
Бүләк итә миңа йолдызларның
Ай нурында эленеп торганын.
 
Шатлык җыям, сабый җаным бүген
Мизгелләргә кунган күбәләк.
Дөнья миңа гашыйк. Мин дөньяга.
Бәхет менә шундый, түгәрәк.
 
 
 
 
 
 
 
 

Фото: fotostrana.ru


 

 

Комментарийлар